Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйле исеменә билгесез кешеләр 300 мең сумлык кредит рәсмиләштергән

Мошенниклык гамәлләре турында даими кисәтеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. 8-14 августта районда кәрәзле элемтә һәм интернет челтәре аша кылынган 3 мошенниклык очрагы теркәлгән.

Зәйдә яшүче 34 яшьлек бер ир-атка билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип таныштыра һәм кредит картасы рәсмиләштерү тәкъдиме белән чыга. Зыян күрүче билгесез счетка 92555 сум акчасын күчереп, мошенниклар кармагына эләгә.
 

Зәйдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыздан эчке эшләр бүлегенә аның исеменә 300 мең сумлык кредит рәсмиләштерүләре турында гариза керә.
 

Ә икенче бер хатын-кыз интернет челтәре аша дүрт күлмәк сатып алырга теләп, 5272 сум акчасын күчерә. Әмма почта аша килгән посылкада күлмәк урынына кәгазь кисәге, блузка һәм бер күлмәк була.
“Хәзерге вакытта әлеге җинаятьтә катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-техник чаралар уздырыла”, -дип хәбәр итәләр полициядән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев