Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйле Софья Козенкова Бөтенроссия чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады

Сыктывкарда 2004-2005 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында Раиса Сметанина призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды.

31 марттан  4 апрельгә кадәр  Сыктывкарда 2004-2005 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында  атказанган спорт остасы, Олимпия чемпионы, халыкара класслы  спорт остасы Раиса Сметанина призына Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Анда Зәйнең Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән Софья Козенкова белән Вадим Бирюков катнашты. Софья Козенкова 5 чакрым арага ирекле стильдә һәм 4х3 чакрым эстафетада Татарстан командасы составында VII урын алды. Аның тренеры - Рәкыйп Габидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев