Зәй офыклары

Зәйлеләр “Ак калфак”ның күчмә утырышында катнаша

Районыбызның күршесе Тукай районында ике көн дәвамында “Ак калфак” республика хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы бара.

Анда бездән “Ак калфак”ның җирле бүлеге рәисе Энҗе Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге делегациядә катнаша. Бүген Тукай районы Яңа Бүләк авылында утырыш кысаларында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров иҗатына багышланган музейга экскурсия оештырылды.  Биредәге “Илһам чишмәсе”ндә “Кер чайкау” йоласы күрсәтелде. Әлеге үзенчәлекле чараларда Илһам Шакировның Зәй районында яшәүче бертуганы Зәйнәп апа да катнашты. Аны әлеге чарага Дүрт-Мунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков һәм мәдәният йорты  мөдире Гөлнара Салихова  алып килделәр.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: