Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр Бөек Җиңүгә багышлап 76 километр дистанция йөгерделәр

Зәйдә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган спорт-патриотик акциягә йомгак ясадылар.

Бүген «Энергия» стадионында 15 апрельдә старт алган «Җиңүгә 76 километр» дигән спорт-патриотик акция тәмамланды. Акциянең беренче көнендә 124 катнашучы 3 км йөгерде, бүген дә шуның кадәр үк спортчы йөгерде. Бөтен дистанцияне намус белән узган 76 иң чыдам зәйлеләрне истәлекле статуэткалар белән бүләкләделәр. Әмма акциянең һәр катнашучысы өчен иң төп бүләк йөгерүнең сәламәтлек өчен файдасы булды.

Фотолар спорт идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев