Зәй офыклары

Зәйлеләр беренче урынны яулап кайтты

Заманча яшьләр нинди алар? Спортны яраталар, активлар, максатчаннар. Боларны “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары һәм студентларының зона спартакиадасында катнашучылар раслады.

“Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп укучылары һәм студентларының пневматик коралдан ату буенча республика   спартакиадасының зона этабы  узган атнада Әлмәттә үтте. Бирегә республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәр-районнардан “Форпост” берләшмәләре командалары җыелды. Зәйлеләр, анда катнашып, 1нче урынны яулап кайтты.
-Пневматик винтовкадан ату буенча ярышларга мин 7нче мәктәпнең ике Х сыйныф укучысын алып бардым. Алар –Алексей Иванов һәм Мария Коженкова. Шунысы куанычлы, аларның икесе дә атуда зур осталык күрсәтеп, 1нче урынга лаек булдылар. Әлбәттә, алар уңышы район командасының уңышына китерде. Зәй районы командасы гомуми зачет буенча да беренче булды, - диде “Форпост” берләшмәсе җитәкчесе Алексей Алексеев.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: