Зәй офыклары

Зәйлеләр бүген сөенгән

Зәйдә сайлаучыларның активлыгын күтәрү максатында 13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә башкарма комитет оештырган "Мин сайлауга барам" акциясе кысаларында спорт-сәламәтләндерү үзәге бассейнында сәгать 2дә Чаллыдан килгән синхрон йөзү буенча күрсәтмә чыгышлар булды, аңа чакыру билетлары тоткан зәйлеләр агылды гына. Шәһәрдәшебез Халисә Ханнанова чыгышлар карарга ире, улы Айнур, кызы Ясминә...

Зәйдә сайлаучыларның активлыгын күтәрү максатында 13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә башкарма комитет оештырган "Мин сайлауга барам" акциясе кысаларында спорт-сәламәтләндерү үзәге бассейнында сәгать 2дә Чаллыдан килгән синхрон йөзү буенча күрсәтмә чыгышлар булды, аңа чакыру билетлары тоткан зәйлеләр агылды гына. Шәһәрдәшебез Халисә Ханнанова чыгышлар карарга ире, улы Айнур, кызы Ясминә белән килде.

-Без сайлауларга ел да актив һәм иртә йөрибез, сайлау участогыбыз халыкка соцаль хезмәтләр күрсәтү үзегендә. Сайлаулардан соң күрсәтмә чыгышларга чакыру билеты биргәч, үзебезне күкнең җиденче катында кебек хис иттек. Тамаша бик ошый. Аны беренче мәртәбә каравыбыз. - диләр Ханнановлар.

-Бүген бәйрәм, иртән үк сайлауга бардык, хәзер биредә тамаша карыйбыз, кунаклар чыгышы улым Данилга аеруча ошый, ул үзе дә бассейнга йөри, кыскасы, бүген чып-чын бәйрәм, көне дә искиткеч, күңелдәге халәтне аңлатырлык түгел, - яшь әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: