Зәй офыклары

Зәйлеләр "Чаңгы юллары - 2019" акциясендә актив катнашты (фоторепортаж)

Бүген бөтен ил буйлап, шул исәптән Зәй районы чаңгы юллары да спорт сөючеләр тарафыннан яулап алынды. Зәйдән меңләгән кеше сәламәт яшәү рәвеше алып баруга битараф түгел икәнлеген чаңгыга басып дәлилләде.

Шәһәрдә Яңа шәһәр урманындагы яктыртылган чаңгы юлы каршындагы мәйдан чын мәгънәсендә спорт бәйрәмен хәтерләтте. Дәртле музыка, кышкы матур көннән һәркемнең кәефе күтәренке иде. Чаңгы ярышларына бакча яшеннән алып, укучылар, төрле оешма-предприятие хезмәткәрләре, өлкән буын активистлары чыкты. Район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында зәйлеләрнең елдан- ел спортка ныграк тартылуын билгеләде. Шуның нәтиҗәсе буларак районның спорт төрләрендә республикада алдынгы урыннарда баруын искәртте. Бертөркем иң-иң спорт сөючегә ГТО нормативын алтын медальгә тапшыруны дәлилләгән күкрәк билгеләре бирде. 

Спорт бәйрәме аерым бер тәрбияви мәгънәгә дә ия. Районның җәза үтәтү инспекциясе исәбендә булган яшүсмерләр дә инспекция башлыгы Андрей Иванов җитәкчелегендә ярышларда катнашты. Мондый чараларда катнашу авыр яшүсмерләргә буш вакытын файдалы үткәрүдә аеруча мөһим, ди Андрей Васильевич.  Сусаган, арыганнарга политехник колледж коллективы кыр шартларында ботка пешерде, кайнар чәй тәкъдим итте. 

Шулай ук Зәй районының һәр авыл җирлегендә, мәктәп территорияләрендә дә спорт бәйрәме гөрләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: