Зәй офыклары

Зәйлеләр чаңгыга басты

Зәйдә чаңгы спортын үз итүчеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа шәһәр урман буендагы трассаның яктыртылуы чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен аеруча отышлы. Кичен дә чаңгы юлларын иңләргә була, ул барлыгы 1800 метр араны били. Кичә 2015-2016 ел чаңгы сезоны ачылды. Аны ачуда район башлыгы Разиф...

Зәйдә чаңгы спортын үз итүчеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яңа шәһәр урман буендагы трассаның яктыртылуы чаңгы спорты белән шөгыльләнүчеләр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар өчен аеруча отышлы. Кичен дә чаңгы юлларын иңләргә була, ул барлыгы 1800 метр араны били. Кичә 2015-2016 ел чаңгы сезоны ачылды. Аны ачуда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, барлык зәйлеләрне чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәүгә чакырды. Иң күңелле мизгел укучылар-студентлар, эшче-хезмәткәрләр, ветераннарның бергә стартка кузгалуы булды. Трассаны әйләнеп килүчеләрне кайнар чәй белән көттеләр. "Энергетик " Мәдәният сарае хезмәткәрләре исә дәртле җырлары белән рухландырды. Чаңгылары булмаганнар аны прокатка алып, яктыртылган трассадан чаңгы юлларын иңләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: