Зәй офыклары

Зәйлеләр өчен “Объективта – Зәй” фотоконкурсы старт алды

Шәһәр көненә багышланган әлеге конкурсны “Энергетик” Мәдәният сарае оештыра.

Анда, яшенә бәйсез рәвештә, теләге булган барлык кеше катнаша ала. Шул ук вакытта фотосурәтләр түбәндәге юнәлешләр яки  номинацияләрдә бәяләнәчәк: “Туган яктан матур җир юк”(шәһәрнең, районның матур урыннары);  “Зәй кешесе портреты” (кешенең холкы, һөнәре, эчке дөньясын чагылдыручы фотолар);  “Туган шәһәрем, сиңа багышлыйм” (районыбызда узучы вакыйгалар, бәйрәмнәр, ярышлар турында); “Шәһәр портретына штрихлар”  (тәүлекнең төрле вакытында предприятиеләр, оешмалар матурлыгын чагылдыручы фотолар).
Һәр номинациядә 5 фото белән генә катнашырга рөхсәт ителә.
Эшләр 18 июльдән 24 августка кадәр “Энергетик” Мәдәният сараенда кабул ителә. Иң яхшы дип табылган фотолардан  30 августта – Шәһәр көнендә  күргәзмә  оештырыла. Анда җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләнәчәк.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: