Зәй офыклары

Зәйлеләр “Чиста яр буе” акциясенә кушылды

Татарстанда ел саен “Чиста яр буе” акциясе үткәрелә. Бу көннәргә әлеге акциягә зәйлеләр дә кушылды. Бу эшне яшьләр идәрәсе оештырды.

Бүген  яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт, мәгариф идарәләре хезмәткәрләре, башка кайбер оешмалар вәкилләре  ГРЭС янындагы яр буен чүп-чардан арындыруда катнаштылар. Акциянең максаты - сулыклар ярларын чистарту, тәртипкә китерү, җәмәгать активлыгын үстерүгә һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Рөхсәт ителмәсә дә, бу урында  зәйлеләр комда кызына, су коена. Менә бүген дә анда ял итүчеләр шактый иде. Кайберләре безне күргәч, йөзләрен яшерсә, икенчеләре  исә бу урынны күптән чистартырга кирәк иде, дигән дәгъва белдерде. Югыйсә, ял иткән урында чүп калдыручылар алар үзләре үк. Ә алар калдырган чүпне кемдер җыярга тиеш. Әлеге яр буенда берничә урында зур чүп өемнәре хасил булган. Аларны якындагы бакчалардан да чыгаралар бугай дигән фикер туды.
Чистартуда катнашучы егетләр-кызлар өемнәрдән тыш та дистәләгән капчык чүп җыйдылар. Чүпне  махсус транспортка төяп озаттылар.
Акция барганда ук яр буеның чистарып калганлыгы күзгә ташланды. Әлеге чисталык бар җирдә дә саклансын иде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: