Зәй офыклары

Зәйлеләр дә өлешен кертә

Казанда киләсе елда үтәчәк Универсиадага 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионын төзү тәмамланып килә. Төзелешнең соңгы этабын башкаруга республика районнарыннан төзүчеләр җәлеп ителде. Татарстан Хөкүмәте боерыгы нигезендә анда безнең районнан да октябрь аеннан бетончы, ташчы, балта осталары һәм тимерчеләр, сылаучы-буяучылар бригадалары җибәрелде. Бүгенге көндә биредә "Техстрой", "Заинск-Кровля", "Хәмиев", "Старк" ҖЧШнән...

Казанда киләсе елда үтәчәк Универсиадага 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионын төзү тәмамланып килә. Төзелешнең соңгы этабын башкаруга республика районнарыннан төзүчеләр җәлеп ителде. Татарстан Хөкүмәте боерыгы нигезендә анда безнең районнан да октябрь аеннан бетончы, ташчы, балта осталары һәм тимерчеләр, сылаучы-буяучылар бригадалары җибәрелде. Бүгенге көндә биредә "Техстрой", "Заинск-Кровля", "Хәмиев", "Старк" ҖЧШнән 16 кеше эшли. Алар моңа кадәр стадион төзелешендә катнашкан "Жилремстройсервис", "Рось" оешмалары эшчеләрен алыштырды. Зәй төзүчеләре 2000 квадрат метр мәйданда брусчатка җәю белән мәшгуль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: