Зәй офыклары

Зәйлеләр "Әдәби марафон"да

Кичә Казанда җиденче "Әдәби марафон" узды. Бәйгенең ябылу тантанасы "Уникс" концертлар залында үтте. Анда зәйлеләр дә катнашты, аларның күбесе китапханәчеләр иде.

Чараны марафон авторы, "Белем.ру" IT-компаниясе җитәкчесе Раил Гатауллин "Татар кызы 2017" җиңүчесе Гөлназ Гатина белән бергә алып барды.
"Әдәби марафон" проекты һәр квартал саен уздырыла. Катнашучылар 21 көн эчендә татар китапларын укып, яраткан өзекләрен социаль челтәрләргә урнаштырып бардылар. Раил Гатауллин сүзләренчә, проектның төп максаты - кешедә татарча китап уку гадәтен формалаштыру.
Быел марафонда барлыгы 1370 кеше катнашты. Узган марафон белән чагыштырганда, бу юлы катнашучылар саны 3 тапкыр артты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: