Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр диктант язды

Мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, Зәйдә диктант язуда 300дән артык кеше катнашты.

Бүген - 10 апрельдә, “Тоталь диктант” халыкара акциясе уза. 70ләп ил һәм 1 меңнән артык шәһәр рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү максатында диктант яза.

Быелгы акциядә катнашырга теләүчеләр ике тапкырга артык. Шул исәптән 5 меңнән артык казанлы диктант язарга теләк белдергән.

Зәйдә тоталь диктант язу шәһәрнең алты мәктәбе - 1, 2, 3, 4,7нче мәктәптә һәм Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназияседә оештырылды.

Диктантның авторы - язучы, радио алып баручысы, журналист, сценарист, «Метро 2033», «Метро 2035» һәм «Текст» бестселлерлары авторы Дмитрий Глуховский. Ул әлеге акция өчен махсус хикәя язган. Текст хатын-кызларның үз максатларын тормышка ашыру темасына багышланган. Язылган текст мотивлары буенча кыска метражлы фильм төшерелгән, ул барлык мәйданчыкларда да диктант башланыр алдыннан күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев