Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр диспансеризацияне эш көннәрендә уза ала

Диспансеризация узу өчен поликлиниканың 104нче кабинетына мөрәҗәгать итү кирәк. Кабинет дүшәмбе - җомга көннәрдә төшке ялсыз иртәнге сәгать 7дән кичке 5кә кадәр эшли.

Диспансеризация узуны онытырга ярамый. Хәзер 18-39 яшькәчә кешеләр өч елга бер, ә 40 яшьтән узганнар һәр ел саен диспансеризация узарга тиеш.

Диспансеризация - ул кешедәге авыруларның беренчел, яшерен билгеләрен табарга ярдәм итү ысулы. Аларга бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, диабет, яман шешләр һәм сулыш алу юллары авырулары керә. Диспансеризация  кешеләрдә алда санап узган авыруларның барлыкка килүенә сәбәпче булган төп факторларның барлыгын ачыклау өчен уздырыла.

 

Гомумән алганда, хәзер диспансеризация вакытында  яман шеш авыруларын ачыклауга юнәлтелгән  түбәндәге тикшерүләр уздырыла:

  • ПАП-тест,  ягъни аналык муентыгыннан мазок алу, 18-64 яшьлек хатын-кызлар өчен өч елга бер мәртәбә (аналык муентыгындагы яман шешне иртә стадиядә  ачыклау өчен);
  • маммография, 40 - 75 яшьлек хатын-кызлар өчен (ике елга бер мәртәбә);
  •  простата белән бәйле авыруларны ачыклау өчен кан алу  (45, 50, 55, 60, 64 яшьлек ир-атлар өчен);
  • эчәклектә яман шешкә тикшерү өчен анализ ( 40 - 64 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике елга бер мәртәбә, 65 - 75 яшьтә – ел саен);
  • эзофагогастродуоденоскопия -  45 яшьтә.

Диспансеризация узу өчен поликлиниканың 104нче кабинетына мөрәҗәгать итү кирәк. Кабинет дүшәмбе - җомга көннәрдә төшке ялсыз иртәнге сәгать 7дән кичке 5кә кадәр эшли.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев