Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр финанс грамоталылыгы буенча олимпиадада катнаша ала

I-IX сыйныф укучылары өчен «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы быелның 13 апреленнән 17 маена кадәр уза.

 

Россиядә, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында, I-IX сыйныф укучылары өчен «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» онлайн-олимпиадасы үткәрелә.

Биремнәр мәктәп программасы буенча тирәнтен белемнәр таләп итми. Катнашучылар бала өчен аңлаешлы һәм реаль тормышка якын бизнес-кейсларны эшләячәк.

Олимпиада нәтиҗәләре быелның 18 маенда билгеле булачак. Һәр катнашучы үзенең шәхси кабинетында җыелган баллар һәм бүләкләр турында олимпиада сайтында белә ала.

Олимпиада шартлары һәм тулы мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев