Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр “Георгий тасмасы” акциясендә катнашты

Гадәттәгечә май башында Зәй муниципаль районында Зәй политехник көллиятенең “Profistyle” отряды волонтерлары Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы җитәкчелегендә “Георгий тасмаларын” тараталар.

Георгий тасмасы ул фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт,  ветераннарга хөрмәт, илебезне  фашизмнан коткарып һәлак булган кешеләрне искә алу символы һәм хәтер билгесе  һәм Бөек Җиңү өчен горурлык символы.  
Волонтерларның бурычы – тасманы бирү генә түгел, ә кешеләрне Георгий тасмасының тарихы, аны ни өчен тагып йөрүләре белән таныштыру.
    Гражданнар тасмаларны бик теләп кабул иттеләр һәм аның барлыкка килү тарихын  кызыксынып тыңладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев