Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр Җиңү көне уңаеннан шәһәр урамнары буйлап велосипедларда үтте

Традицион "Җиңү" велоузышы ике тәгәрмәчле "тимер атлар”да йөрергә яратучы шәһәрдәшләребезне бу юлы да күпләп җыйды.

Бүген Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган велосипедларда узыш булды.

250дән артык зәйле велосипедларда "Энергетик" Мәдәният сарае каршыннан ярышка страт алды. Шәһәр урамнары буйлап тимер атларда узышка чыгучылар арасында  гаиләләре белән катнашучылар да шактый иде.

Шәһәрнең үзәк урамнары буйлап узгач, велоузышта катнашучылар күптән түгел генә куелган Азатлык китерүче солдат һәйкәле  каршына финишка килделәр. Анда аларны яшьләр эшләре  идарәсе  хезмәткәрләре  шарлар белән каршы алды. Ватанны саклаучыларның батырлыклары истәлегенә йөзләгән шарлар күккә күтәрелде.

Фоторепортаж Ирина Смирновадан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев