Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр кайда да сынатмый

Югары Шепкә авылында гомере буе укытучы булып эшләгән, инде хәзер арабызда юк Икълимә апа Таҗиеваның оныгы Фәниснең кызы Сафия-Гөлбаһар Хуҗина VIII халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы призеры булып танылды.

20-24 апрель көннәрендә Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты буенча VIII халыкара олимпиадада Зәй укучыларының югары уңышлар яулавы турында хәбәр иткән идек инде. Аларга чыгышы белән Зәйдән булган тагын бер баланың өстәлүе хакында редакциябезгә күңелле хәбәр килеп иреште. Югары Шепкә авылында гомере буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куйган, инде хәзер арабызда юк Икълимә апа Таҗиеваны зәйлеләр яхшы хәтерли.

Икълимә апа үзеннән соң ана телебезне үстерүче, аны танытучы буын калдыруы белән дә кадерле безгә. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче оныгыгың гаиләсе дә телебезне, динебезне хөрмәтләүгә, пропагандалауга зур өлеш кертә. Оныгы Фәнис Мәскәү өлкәсендә имамлык итә. Ә аның кызы Сафия-Гөлбаһар Хуҗина бу көннәрдә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы призеры булып танылды.

Татарстаныбыздан читтә яшәсә дә бу гаилә телебезне камил, югары дәрәҗәдә белү яклы. Сафия-Гөлбаһар Хуҗина сигезенче сыйныфта Мәскәүнең Муса  Җәлил исемендәге мәктәбендә белем ала. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев