Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр Казанда чыгыш ясап кайтты

Район һәм төбәкләрдәге керәшен кардәшләрне - республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров җыйды.

16 апрельдә Казанда Габдулла Кариев театры Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Мансур Гыйләҗев иҗат иткән "Микулай" спектаклен тәкъдим итү кичәсенә җыйды. Район һәм төбәкләрдәге керәшен кардәшләрне - республика керәшеннәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров җыйды. Зәй районыннан "Зичә буйлары" коллективы керәшен җырларын җырлап, килгән кунаклар, җитәкчеләр, язучылар, режиссерларны каршы алды.

"Җырларыбызга бер тамашачы да битараф булмады, кушылып җырлады, биеде, фикер алышты.

Коллективыбыз "Микулай" спектаклен тамаша кылды. Төп рольне башкаручы Олег Фазылҗанов соклану уятты.


 

Спектакль зур тәэсирләр калдырды.

Көнебез зур вакыйгага ия булды дип саныйбыз", - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев