Зәй офыклары

Зәйлеләр Казанда керәшен мәдәнияте үзәгендә булдылар

Зәй районы керәшен хәрәкәте ветераннары өчен Казанга экскурсия оештырылды.

Зәй керәшен җәмгыяте эшчәнлегендә ветераннар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Ветераннар катнашында төрле чаралар үткәрү гадәткә кереп бара.
Узган җомгада шәһәр-районыбызның төрле өлкәләрендә хезмәт итеп, хәзер лаеклы ялда булган бер төркем зәйлеләр Казанда керәшен мәдәнияте үзәге белән танышты. Әлеге үзәк каршында гына булган Тихвин Алла Анасы Иконасы чиркәвенә кереп, күптән түгел бакыйлыкка күчкән Павел атакайның (тумышы белән ул Зәй районыннан) каберенә чәчәкләр салдылар. Аннары ветераннар чиркәү территориясендә урнашкан керәшеннәр тарихы һәм мәдәнияте музеенда булдылар. Керәшен мәдәнияте үзәгендә кунакларны Казан шәһәренең «Айбагыр» халык ансамбле җыр-бию белән каршы алды. Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты  җитәкчесе Людмила Белоусова ветераннарны үзәк белән таныштырды, үзәк алдында торган максатлар һәм бурычлар турында сөйләде.
Экскурсиядә катнашучылар керәшен мәдәнияте үзәген карап чыкканнан соң, соклануларын белдерделәр.
Әлеге сәфәрне оештыруда Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе Александр Чапков ярдәм күрсәтте.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: