Зәй офыклары

Зәйлеләр Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставларының федераль хезмәтенең республика җитәкчесенә мөрәҗагать итә алачак

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

16 декабрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61нче йорт адресы буенча Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия  Сабурская һәм суд приставларының федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр  Закиров тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итү оештырыла.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән Сабурская һәм Закировка «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны аша алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: