Зәй офыклары

Зәйлеләр Корбан бәйрәмен зурлап билгеләп үтә

Бүген Корбан гаете бәйрәме.

Зәйдә Корбан бәйрәме киң билгеләп үтелә. Ялчыгол мәчетенә гаеткә шактый мөселман җыелды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашып, мөэмин мөселманнарны бәйрәм белэн котлады, Фатыйх хәзрәт мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавын ирештерде. Гаеттән соң мәчет биләмәсендә гаеткә килүчеләргә олы хөрмәт күрсәтелде, балалар өчен мәчеттә бәйрәм оештырылды. Иске  Зәй мәчетенә дә гаеткә шактый халык җыелды, биредә дә гаеткә килүчеләрне казаннарда пешкән пылау көтте. Гаеттән соң мөселманнар Корбан чала, кунакка йөрешә, зиратларга бара. Гает өч көн дәвамында бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: