Зәй офыклары

Зәйлеләр - Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивалендә

Зәй ансамбле фестиваль-бәйгенең алдагы турына узды.

Бу көннәрдә республикада  танылган җырчы, милли традицияләргә таянып татар эстрада сәнгатенә нигез салган, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, татар халкының танылган җырчысы Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-бәйгенең зона турлары уза.

Фестивальнең оештыручылары - Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды, Казан шәһәре мэриясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның халыклар дуслыгы йорты һәм башкалар.

 Безнең төбәк шәһәрләре һәм районнары өчен фестивальнең сайлап алу туры Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда үтте.Анда Зәйдән концерт төркеме җырчыларыннан торган “Кайнар йөрәкләр”вокаль ансабле катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Безнең җырчылар  “Вокал” номинациясендә  фестивальнең  Казанда узачак  турына  сертификат алды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: