Зәй офыклары

Зәйлеләр Николай Липовскихны соңгы юлга озатты

23 июньдә 70нче яшендә каты авырудан муниципаль район Советы депутаты, ТАССРның атказанган төзүчесе Николай Алексеевич Липовских вафат булды. Ул үзенең хезмәт юлын 1962 елда Чиләбе шәһәрендә фрезеровщик булып башлый. 1970 елдан «Гидромонтаж» Бөтенсоюз трестының Зәй участогында бригадир, өлкән прораб, участок башлыгы урынбасары булып эшли, участокны идарә итеп үзгәрткәч, 1987 елдан...

23 июньдә 70нче яшендә каты авырудан муниципаль район Советы депутаты, ТАССРның атказанган төзүчесе Николай Алексеевич Липовских вафат булды.

Ул үзенең хезмәт юлын 1962 елда Чиләбе шәһәрендә фрезеровщик булып башлый. 1970 елдан «Гидромонтаж» Бөтенсоюз трестының Зәй участогында бригадир, өлкән прораб, участок башлыгы урынбасары булып эшли, участокны идарә итеп үзгәрткәч, 1987 елдан «Гидромонтаж» проект-монтаж төзелеш фирмасын җитәкли. Республика, район җитәкчелеге Николай Алексеевичны абруйлы җәмәгать эшлеклесе, актив тормыш позицияле кеше буларак белде. Ул үз кул астында эшләүчеләр, коллегаларына таләпчән, шул ук вакытта игелекле мөгамәләдә булды.

Николай Липовскмх белән хушлашу "Энергетик" Мәдәният сараенда үтте. Николай Алексеевич бүген Зәйнең Яңа шәһәр зиратында җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: