Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр оборона заводында була алалар

Район башкарма комитеты Зәй халкы өчен Казанның бер предприятиесенә экскурсия оештыра.

24 августта зәйлеләр Казанның дары заводына бара алалар. Сәфәр махсус автобуста оештырыла.

Экскурсиянең максаты – алга таба бирегә эшкә урнашу өчен заводтагы хезмәт шартлары, җитештерү белән таныштыру.

Автобус 24 августта «Энергетик» Мәдәният сарае каршыннан кузгалачак, сәгать ничәдә булуы турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Кызыксынучыларның Зәй муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлегенә 3-13-37, 3-41-33 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләре сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев