Зәй офыклары

Зәйлеләр Раштуа чаңгы ярышларын көтеп ала

Зәйдә “Раштуа чаңгы ярышлары” уздыру матур гадәте яши. 6 гыйнварда Яңа шәһәр урман буенда чираттагы “Раштуа чаңгы ярышлары” оештырылды.

Узышларда катнашучылар 5 яшь төркемендә көч сынашты. 15 яшькә кадәр булган яшүсмерләрдән Иван Чурбанов,  кызлардан  Софья Козенкова, 16-25 яшьлек ир-атлардан Тәлгать Әбдрәшитов, хатын-кызлардан Илназа Ишмөхәммәтова, 26-49 яшьлек ир-атлар арасында Раил Имамиев, хатын-кызлардан Регина Волкова, 50- 59 яшьлек ир-атлардан Вадим Павлов, хатын-кызлардан Фәния Галимова, 60 яшьлек ир-атлардан өлкәнрәкләр арасында Николай Захаров, хатын-кызлардан Нәзирә Шәрипова җиңүче булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: