Зәй офыклары

Зәйлеләр Ринат Фәрдиевны онытмый

Кеше китә - эзе кала. Зәй районының элекке җитәкчесе Ринат Фәрдиевка, исән булса, 15 июньдә 59 яшь тулган булыр иде. Алты ел элек ул вакытсыз арабыздан китте. Зәйлеләр аны онытмый, чөнки район үсеше өчен күп көч куйды ул. Яңа шәһәр белән үзәк өлеш арасындагы сазлыкта парк ясалды. Ул Ринат Фәрдиевка...

Кеше китә - эзе кала. Зәй районының элекке җитәкчесе Ринат Фәрдиевка, исән булса, 15 июньдә 59 яшь тулган булыр иде. Алты ел элек ул вакытсыз арабыздан китте. Зәйлеләр аны онытмый, чөнки район үсеше өчен күп көч куйды ул. Яңа шәһәр белән үзәк өлеш арасындагы сазлыкта парк ясалды. Ул Ринат Фәрдиевка һәйкәл булып тора. Әлеге паркта, аның гармунда уйнаганын исәпкә алып, махсус обелиск - искә алу урыны булдырылды. Дүшәмбе көнне обелиск янында район җитәкчелеге, аның белән иңгә-иң торып эшләгән җитәкчеләр, мәрхүмнең гаиләсе, киң җәмәгатьчелек Ринат Шәеховичны искә алды, хатирәләрне барлады. Ринат Фәрдиев калдырган эз матур, мәгънәле. Шуңа да халык аны онытмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: