Зәй офыклары

Зәйлеләр сайлауларда актив катнашты

Узган якшәмбедә зәйлеләр, барлык республика халкы кебек үк, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты һәм республикабыз киләчәгенә битараф булмауларын күрсәтте.

Зәй шәһәр территориаль сайлау комиссиясе белдерүенчә, сайлауларда 56427 кеше катнашты, ягъни сайлау хокукына ия гражданнарның 88,19 проценты үз тавышларын бирде.
38нче бермандатлы Зәй сайлау округы буенча иң күп тавышны Николай Нефедов җыйды – 79, 99 процент. Калган кандидатларга тавышлар түбәндәгечә бүленде: Гүзәлия Курбатова – 8,08, Сергей Матрухов - 6, 59, Валерий Алейников – 5, 68, Алексей Давыдов - 3, 55 процент.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: