Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр шәһәр паркында 10000 адым уздылар

Зәйлеләр «Сәламәт яшәүгә 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды.

Зәй районы халкы «Сәламәт яшәүгә 10000 адым» Бөтенроссия акциясендә беренче тапкыр гына катнашмый. Безнең илдә акция инде алтынчы мәртәбә  уздырыла һәм быел ул башта Бөтендөнья сәламәтлек көнендә үткәрелде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәр кешегә нормаль физик активлыкны саклау өчен көн саен 6-10 мең адым үтәргә киңәш итә.

Бүген шәһәрнең  Ринат  Фәрдиев исемендәге паркында яшьләр эшләре, спорт һәм физик культура идарәләре, пенсионерлар берләшмәсе вәкилләре һәм «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары җыелды. Аларның барысын да  уртак максат берләштерде - шәһәр паркында 10000 адым узу.

Яшьләр эшләре идарәсе  белгече Марина Хәмитова җәяү озак араларга йөрүне аның өчен проблема түгел дип саный.

- Мин көн саен озын маршрутлар узам, әйтик,  баланы балалар бакчасына илтәм һәм алам, аннан төрле түгәрәкләргә йөрим, әлбәттә эшкә җәяү йөрим. Әлеге  акциядә мин беренче тапкыр гына катнашмыйм. Шәһәр маршрутлары буйлап йөрүе бер хәл, кояшлы көндә шундый матур парк буйлап хезмәттәшләр белән бергәләп  йөрү бөтенләй икенче нәрсә. Һичшиксез, биредә мин күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алачакмын, - ди Марина.

Марина Хәмитова, Динара Камалиева, Сәрвәр Хәетов һәм Лилия Рыжова  акциягә бергә килделәр. Яшьләр эшләре идарәсе делегациясен Зәй студентлар отрядлары үзәге җитәкчесе Ростислав Аладышкин җитәкләде.

- Бу акциядә без быел икенче тапкыр катнашабыз. Узган атнада без зур состав белән җыелдык һәм паркта 10 000 адым үтү өчен тротуарлар буйлап ничә мәртәбә узасын исәпләп чыгардык. Яшьләр эшләре идарәсенең һәр вәкиле физик хәрәкәтнең  сәламәтлек өчен кирәк булуын аңлый. Кызганыч, мин үзем дә автомобильдә күбрәк йөрим шул, - ди Ростислав.

 

Любовь Санникова  яшенә бөтенләй зарланмый. Аның йөзендә һәрвакыт елмаю, бик позитив пенсионер ул, тормышның һәр көненнән ләззәт ала. Паркка ул велосипедта килде.

- Мин сәламәт яшәү рәвешенә багышланган акцияләрдән калмаска тырышам. Җәяү һәм велосипедта  йөрим, бассейнда йөзәм,  «Пульс» клубы коллективы белән бергә физкультура белән шөгыльләнәбез. Миңа 74 яшь, әмма дә үземне сәламәт һәм энергияле итеп хис итәм, - ди Любовь Санникова.

Пенсионерлар делегациясен «Пульс» клубы рәисе Мария Боровинских җитәкләде. Хәрәкәт вакытында ул паркта ял итүче  кешеләрне дә йөрешкә кушылырга чакырды.

 

Айгөл Яруллина фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев