Зәй офыклары

Зәйлеләр, Сәламәтлек елына кушылыйк!

Районда агымдагы ел Сәламәтлек саклау шигаре астында уза. Саулык - һәр кеше өчен актуаль: чаңгы юлларын иңлик, йөгерик, сикерик, йөзик, турникта күтәрелик, кыскасы, спорт-физкультура белән шөгыльләник. Ә болар өчен районда барлык мөмкинлекләр дә булдырылган.

Чаңгыда йөрү өчен урман буенда яктыртылган трасса, парклар, ГТОга әзерлек өчен махсус стадион, бассейн, гимнастика ясаучыларга зур заллар, тимераякта шуарга теләүчеләргә боз сарае, хоккей, футбол, волейбол, баскетбол, бадминтон уйнау өчен районнан ерак авылларда спорт мәйданчыклары, стадионнар бар.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның физик активлыгын арттыру өстенлекле юнәлешләрдән.
Район җитәкчеләре дә спортны үз итә, моңа бәйле рәвештә зәйлеләрне спортка һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп ителә. "Ялта-Зәй" спорт-чаңгы үзәгендә  республика гына түгел, Россиякүләм ярышлар да уза.
Иң мөһиме, зәйлеләрнең олысы-кечесе өчен  төрле массакүләм ярышлар оештырыла.
18 гыйнварда Яңа шәһәр урман буенда «Сәламәтлек-2020» спартакиадасы кысаларында оешма-предприятие, учреждение командалары арасында чаңгы ярышлары буенча шәхси беренчелек  оештырыла. Анда катнашучылар 18 яшьтән өлкән булырга тиеш. Хатын-кызлар – 1 чакрым 800 метр, ир-атлар исә  3 чакрым 600 метр арада узышачак. Ярыш җиңүчеләре грамота, медаль һәм сертификатка ия булачак.
Спартакиада, турнир, чемпионат-беренчелекләр дәрәҗә өчен булса, саулыгыбыз исә үзебез өчен, үзебезне физик яктан ныгытыйк.
Әйдәгез, зәйлеләр, бердәм булып Сәламәтлек елына кушылып, чаңгы юлларына чыгыйк!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: