Зәй офыклары

Зәйлеләр социаль һәм мәдәни проектлары белән җиңү яулады

Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда республика күләмендә оештырылучы «ЛУКОЙЛ» җәмгыятенең XI социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулаган зәйлеләрне тәбрикләү тантанасы булды.

Җиңүчеләргә бүләкләр һәм дипломнарны район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Валерий Акатьев тапшырды. Ә бәйге җиңүчеләренә килгәндә алар түбәндәгеләр: район яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Яшьләр үзәге” учреждениесеннән “ Иҗат барыбыз өчен дә” проекты белән Лилия Рыжова, “Шатлык” социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән “Моңсулыктан дәва” проекты белән Гүзәлия Курбатова, “Радость” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән “Стопкоронавирус” проекты белән Людмила Симонова, балалар һәм яшүсмерләр өчен эшләүче социаль үзәктән “IT комлык” проекты белән Ольга Мельникова, Зәй мөхтәсибәтеннән “Ислам дөньясы” проекты белән Фатыйх Нуруллин, Федор Симашев исемедәге олимпия резервы спорт мәктәбеннән “Чаңгыларга” проекты белән Надежда Бухтеева.
Үзенчәлекле проектлары белән җиңү яулаган зәйлеләрне тәбрик итәбез, куйган максатларны гамәлгә ашыруларын телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: