Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр су коену сезонын май ахырында ук ачачак

Зәй районында пляж сезоны рәсми рәвештә 20 майда ачыла.

Быел Зәй районында су коену сезонын рәсми ачу вакыты шактый алдан булачак. Башка елларда ул 1 июньдә булса, быел пляж сезоны 20 майда ук ачылачак. Бу хакта бүген шәһәр хакимиятендә узган атналык аппарат киңәшмәсендә билгеле булды.

- Быел һава температурасы аномаль югары булу сәбәпле пляж сезоны иртәрәк ачыла, - дип хәбәр итте район башлыгы Разиф Кәримов.

Шәһәр кешеләренең бер өлеше кызыну өчен пляжга юнәлде инде һәм кайберәүләре коену сезонын да ачкан инде.

Разиф Галиевич районда Иске Зәйдә яр буенда урнашкан бердәнбер яңартылган рәсми пляж эшләвен искә төшерде. Зәй елгасы ярында ял итү урынына килгәндә, быел анда су коену тыела.

Хәзерге вакытта рәсми пляжда коену сезонына әзерлек эшләре бара. Пляжда коткаручылар һәм башка махсус хезмәткәрләр эшләячәк дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев