Зәй офыклары

Зәйлеләр "Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бу минутларда зәйлеләр  бөтендөнья татарлары белән берлектә  “Татарча диктант” акциясенә кушылып диктант язарга кереште. Барлыгы 4 меңгә якын райондашыбыз үз белемен сынарга теләк белдерде.

  Диктант язу шәһәрнең  7нче мәктәбендә һәм үзәк китапханәдә оештырылды. Ул быел бераз үзенчәлеклерәк үтә. Текстларны онлайн-режимда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары аша татарстанлыларга профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укый.  Ә Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров әйтеп тора.

Зәйдә үзәк китапханәдә диктант текстын директор Сәрия Батыршина укый.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: