Зәй офыклары

Зәйлеләр театр сәнгатен аңлап бетермиме, әллә...

Кичә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакле куелды. Аны тамашачы игътибарына Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры артистлары тәкъдим итте. Музыкаль комедия бер сулышта тамаша кылынды.

“Кыз урлау” пьесасы - театр сәнгатен сөючеләргә таныш әсәр. Аның нигезендә совет чорында элеккеге гадәт буенча кыз урлау вакыйгасы ята. Әмма төп геройларның берсе Коләхмәт, күзе төшеп йөргән чибәр кызны урлыйм дип, ялгышлык белән аның әнисен урлап алып кайта. Җырлы-биюләр, милли бәйрәмебез Сабантуй йолаларын чагылдырган мизгелләр тамашачы күңелен аеруча әсир итте. Минзәлә театры артистлары аны искиткеч һөнәри осталык белән башкарды. Рольләрне уйнаучыларның берсе  якташыбыз Фоат Зарипов булуы да тамашачы күңеленә хуш килде. Тик шунысы бар, тамаша залы тулы түгел иде. Зәйлеләрнең татар мәдәният-сәнгатенә битарафлык күрсәтүе күңелне борчый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: