Зәй офыклары

Зәйлеләр территорияләрне төзекләндерү өчен грантлар отты

Бу көннәрдә “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсына йомгак ясалды. Республика конкурсы республикада бишенче ел үткәрелә. Ул территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән.

- Әлеге конкурс гражданнарның җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча  социаль инициативаларын тормышка ашыруны стимуллаштыра, - ди шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина.

Шунысын да әйтик, конкурста катнашучыларга карата таләпләр елдан-ел арта бара. Быел конкурсны оештыручылар территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең халык, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары һәм аның территориясендә эшләүче төрле милек формасындагы оешмалар белән эшне ничек оештыруларын бәяләде. Территорияләрне төзекләндерү, хокук тәртибен саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән чаралар саны да бәяләнде. Халыкны физик культура һәм спорт, шулай ук мәдәни-иҗади өлкә үсешенә җәлеп итү буенча нинди эш алып барылуы да исәпкә алынды. Шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр гражданнарның социаль яклауга мохтаҗ категорияләренә ярдәм итү буенча нинди эш башкаруы да каралды.
- Бу конкурста мин өченче тапкыр катнашам. Откан грант  акчаларына узган елларда Ленин урамындагы 30нчы һәм 36нчы йортлар ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыклары сатып алу һәм урнаштыру мөмкин булды. Тагын бер грант отсак, 35нче бистәдә  “тылсымлы бакча” ясау, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм өлкән яшьтәге кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен тренажер мәйданчыгы урнаштыру турында күптәнге хыялым бар иде. Мондый категория кешеләрнең саф һавада шөгыльләнү һәм сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеген булдыру бик кирәк, - дип сөйли “35нче бистә” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Румия Зәбирова.
Быел “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” конкурсына 162 гариза кергән. Халык саны 60 меңнән ким булган шәһәр җирлекләре категориясендә 54 кеше, шул исәптән Зәйнең өч ТИҮсе катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча “35нче бистә” - I, “Мәктәп” - III , “МТС” ТИҮ VI урын алды. Грант акчалары  әлеге бистәләрдә  яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, территориаль иҗтимагый үзидарәләргә караган биләмәләрне төзекләндерүгә тотылачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: