Зәй офыклары

Зәйлеләр “Түгәрәк уен”га җыена

Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә йола-гадәтләрне саклауны өстенлекле юнәлеш итә. Моның нәтиҗәсе буларак, мәдәният йорты каршында эшләүче "Энҗекәй" фольклор коллективы икенче ел инде үзен "Түгәрәк уен" респулика татар фольклор фестивалендә сыный. Моннан ике ел элек коллектив әлеге мәртәбәле бәйгедә "Орчык өмәсе" белән катнашкан иде, агымдагы елда исә...

Зәй районы Имәнлебаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлекләрендә йола-гадәтләрне саклауны өстенлекле юнәлеш итә. Моның нәтиҗәсе буларак, мәдәният йорты каршында эшләүче "Энҗекәй" фольклор коллективы икенче ел инде үзен "Түгәрәк уен" респулика татар фольклор фестивалендә сыный. Моннан ике ел элек коллектив әлеге мәртәбәле бәйгедә "Орчык өмәсе" белән катнашкан иде, агымдагы елда исә тамаша тагын да эчтәлеклерәк, борынгырак әзерләнгән. Коллектив аны әлегә сер итеп саклый. Фестиваль киләсе атнада Казанда узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: