Зәй офыклары

Зәйлеләр Туган як елы уңаеннан фикерләре белән уртаклашты

Районда һәр елның нинди дә булса шигарь астында узуы матур гадәт. Агымдагы ел исә ул Туган як елы дип игълан ителде. Бу уңайдан без зәйлеләр фикере белән кызыксындык.

Светлана Митрофанова:
-Зәй табигатьнең матур җиренә урнашкан. Яшел урманнар,чылтырап аккан чишмәләр, балыкка бай күлләр, дисеңме. Ул елның һәр фасылында матур, карап туйгысыз. Туган ягыбыз табигатен саклыйк, яклыйк бергәләп. Һәр кешегә туган ягы кирәк. Ул аннан яшәүгә илһам, көч ала.
Ринат Гайфулла:
-Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың “Туган як” җырын кабат-кабат тыңлыйм. Быел Зәебездә туган ягыбыз турында матур шигырьләр, җырлар туар, дигән өметтә мин.
Ләйлә Мостафина:
- Зәйдә агымдагы елны Туган як елы дип игълан итү бик кирәкле һәм урынлы гамәл, дип саныйм. Туган ягыбызда матур эш-гамәлләр кылып, зур уңышларга ирешергә язсын.
Марат Кәбиров:
-Туган якның горурлыгы - аның күренеклеләрендә. Зәй, гомумән, ил-көнгә шактый күренекле шәхесләр биргән төбәк. Быел район газетабыз битендә төрле тармакларда уңышлы хезмәт куючы якташларыбыз турында язмалар урын алсын иде.
Иван Михайлов:
-Читтә олтан булганчы, туган җиреңдә солтан бул, дигән әйтем белән килешәм. Туган ягыңда кирәкле булып яшәүгә ни җитә.
Мәдинә Зыева:
-Районыбызның игенчелек буенча соңгы елларда республикада лидерлык тотуы куанычлы. Туган ягым уңыш-казанышлары, күренеклеләре, һөнәр осталары белән алга таба да ил-җиһанга танылсын иде. Хәерле, имин еллар булсын туган ягымда.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: