Зәй офыклары

Зәйлеләр ураза гаетен бәйрәм итә

Иртәгә- 4 июньдә мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтә. Ул изге Рамазан ае тәмамлангач уздырыла. Бу көн – Ислам динендә ике иң зур бәйрәмнең берсе. Икенчесе – Корбан гаете – Гыйд әл-фитр бәйрәменнән җитмеш көн узгач уздырыла һәм Мәккә-Мәдинәдә олы хаҗ гыйбадәтен үтәү вакытына туры килә.

4 июнь иртәсендә мөселман ир-атлары гает намазын җәмәгать белән үтәү өчен мәчетләргә җыела. Район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин белдерүенчә, Зәйдә гает көнне иртәнге намазга азан  1 сәгать 25  минутта әйтелә. Аннан соң Коръән укулар  оештырыла, вәгазьләр, тәбрикләүләр була. Иртәнге сәгать 7дә гает намазы укылачак.  Гадәт буенча, “Ялчыгол” мәчетендә гаеттән соң  чәй эчүләр оештырылып, пылаудан авыз итү мөмкинлеге дә булачак. Бу көнне балалар да игътибарда булачак: мәчет биләмәсендә хакимият булышлыгы белән сәгать 9да малай-кызлар  өчен «Хәйрия» дигән балалар бәйрәме үткәрелә. Гадәттәгечә, мөселман өммәтендәге малай-кызларны бу көнне  төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр, баллы призлар көтә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: