Зәй офыклары

Зәйлеләр «Уңыш бәйрәме»нә лаеклы килде

Башкалабызда «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантанлы кабул итүе узды.

арага муниципаль районнар,  агросәнәгать  комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең,  сервис  оешмаларының  хезмәт  алдынгылары вәкилләре  чакырылды. Алар арасында Зәй  районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә  районның алдынгы  аграрийлары да бар иде.
Климат үзгәрешләре, авырлыкларга  карамастан, рес-публика бу көнгә лаеклы килде: бөртеклеләрнең тулаем җыемы - 3,8 миллион, шикәр чөгендеренеке 2 миллион тонна. Әлеге саннар артында Зәй игенчеләренең дә тырыш, намуслы хезмәте ята. Районда бөртеклеләрнең тулаем җыемы - 130 мең тонна, уртача уңыш гектарыннан 37,2 центнер тәшкил итте. «Уңыш бәйрәме»ндә зәйлеләр аерым макталды.
Рөстәм Миңнеханов  чыгышында республика аграрийлары ирешкән казанышларга  тукталып,  авылның республика тормышындагы урынын да билгеләп үтте.
 -Авыл ул - республиканың нигезе.  Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4600 фермер хуҗалыгы, 1200гә якын гаилә фермасы бар. Бу - шулай ук безнең авылларга алга таба да үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле ресурс һәм байлык. Рәхмәт сезгә! Без – хөкүмәт, парламент, федераль коллегалар сезнең белән төрле мөмкинлекләрне уртаклашып яшибез. Бүген республикада 38 социаль программа эшли. Аның быелгы бюджеты - 44 миллиард сум. Әлеге программаларның күбесе авыл хуҗалыгы инфраструктурасы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә юнәлдерелгән. Бу программалар алга таба да үсәчәк, - диде Президент.
Авыл хуҗалыгы  хезмәте процессында иң мөһиме – кешеләр. Президентыбыз әйтүенчә,  авыл хуҗалыгы ул – таяну ноктасы.
«Уңыш  бәйрәме»ндә республика  авыл хуҗалыгы  тармагының иң  яхшы игенчеләре, терлекчеләре, механизаторлары, КФХ башлыклары  һәм  белгечләренә рәхмәт сүзләре белдерелде.  Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.  «Фидакарь хезмәт өчен»,  «Татарстан Республикасының   мактаулы  агрономы», «ТР  мактаулы ветеринария табибы», «ТР  авыл хуҗалыгы  хезмәткәре», «ТР атказанган терлекчесе», «ТР  атказанган зоотехнигы», «ТР атказанган   механизаторы» дигән  мактаулы исемнәр  бирелде. “Агрокөч-Төркем” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: