Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр янә Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» акциясенә кушылды

Бу гамәл казу эшләрендә катнашучыларның үткәнгә, ил азатлыгы өчен яу кырларында ятып калганнарга хөрмәт белән караулары турында сөйли.

25 апрельдә ел саен Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» акциясе старт ала. Әлеге уңайдан 23 апрельдә Зәйдә "Гвардия" эзтабарлар отряды әгъзаларын Волгоград өлкәсенә Бөек Ватан сугышы барган кырга чираттагы казу эшләренә озату чарасы узды. "Гвардия" эзтабарлары, “Сугышчан бердәмлек” әгъзалары, политехник колледж студентлары - барысы 32 зәйле ике атнага казу эшләре алып баруга юл алды. Аларның бирегә тугызынчы мәртәбә барулары.
Волгоградка казу эшләренә юл алучы бер төркем зәйлене тантаналы төстә озатуда хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Резеда Гомәрова, район-шәһәр ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин катнашты. Алар чыгышларында чираттагы казу эшләренә баручыларга игелекле эш башкаруларына рәхмәт сүзләре ирештерделәр. Тантанада "Гвардия" хәрби-патриотик отряды сугышчысы Михаил Романовка «Эзләнү хәрәкәтендәге уңышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

- Бөтенроссия «Хәтер вахтасы» акциясе 1989 елдан гамәлдә. Беренче көненнән үк Зәй “Гвардия” эзтабарлары шәхси вакытларын кызганмыйча һәм сәламәтлекләрен аямыйча зур эш башкара. Сез игелекле гамәлегез белән сугышта үлгән солдат, командирлар хәтерен мәңгеләштерәсез, - диде Айрат Әгъләмҗанов.

Политехник колледждан Наталия Санягинаның "Гвардия" эзтабарлары белән казу эшләрендә берничә мәртәбә катнашуы. Аның игелекле гамәленә әлеге уку йортыннан быел Валерия Тимофеева да кушылды.

-Минем казу эшләренә икенче мәртәбә генә баруым, миңа әлеге игелекле эш ошады, алга таба да барачакмын, -ди политехник колледж студенты Валерия Тимофеева.
Казу эшләреннән кайтучылар, гадәттәгечә, табылган әйберләре белән мәктәпләрдә булып, сугыш булган урыннардагы кичерешләре, табылган әйберләр турында сөйлиләр. Аларның һәр эш-гамәле, тапкан әйберләре - яшь буын өчен матур мисал, гыйбрәт.
Тантанадан соң эзтабарлар истәлеккә фотога төште һәм юлга кузалды.
"Хәтер вахтасы" Бөек Җиңүгә 76 ел тулган көннәрдә әйләнеп кайтачак.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев