Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр "Яшьләр паркы" буенча янә фикер алышты

Узган җомгада шәһәребездә “Яшьләр паркы” проектын тикшерү, тәкъдимнәр кертү буенча ачык тыңлауларның чираттагысы булды.

Шәһәребездә “Яшьләр паркы” проектын тикшерү, тәкъдимнәр кертү буенча ачык тыңлаулар дәвам итә. Җомга көнне шундый чараларның чираттагысы булды. Бу юлы ул политехник колледжда оештырылды. Бу очраклы түгел, чөнки шәһәребезнең студент тормышы гөрләп торган бердәнбер уку йорты булачак паркка ерак түгел. Шуңа күрә парк проектын тикшерүдә башлыча колледж студентлары булды.Шулай ук Яңа шәһәрдәгеге спорт учреждениеләре белгечләре, кайбер мәктәп директорлары, территориаль җирле үзидарә рәисләре һәм башкалар чакырылды.
Чарада район башлыгы Разиф Кәримов катнашты һәм әлеге проект буенча эшнең уңышлы гына дәвам итүен билгеләп үтте.
«Heads group» архитекторлар төркеме вәкилләре очрашуда катнашучыларга ике ачык тыңлаулар буенча кергән фикер – тәкъдимнәрне исәпкә алып эшләнгән проекның камилләштерелгән варианты турында сөйләделәр.
Чара барышында анда катнашучылар проектка карата үз карашларын белдерделәр.
- Без әлеге ачык тыңлаулар нәтиҗәсе буенча тәкъдимнәрне исәпкә алып, проектның соңгы вариантын эшләячәкбез һәм аны май аенда проектлар тикшерү комиссиясенә тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Эш уңышлы гына барып чыккан очракта, җәйгә аны расларлар дип өметләнәбез. Без, архитекторлар, паркны үзгәртеп кору өчен тәкъдим ителгән территориягә анализ ясадык.Ә леге биләмәдә шәһәрдәге иң биек күпфатирлы йортлар урнашкан булуы белән аерылып тора. Гомумән алганда, әлеге территория безне шактый кызыксындырды. Хәзерге вакытта паркта яктыртылмый, шулай ук ул халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы түгел, - дип сөйләде проектның баш архитекторы Владислав Куликовский.
Шунысын әйтик, халык фикерләрен исәпкә алып эшләнгән иҗтимагый урыннар Зәйдә шактый булды. Шәһәребезне үзгәртүгә битараф булмаган зәйлеләр ярдәме белән менә шулай ял итү һәм күңел ачу өчен җәмәгать урыннары барлыкка килә.
- Мин Зәйдә тормышка ашырылган проектлар буенча җәмәгать тыңлауларында даими катнашам. Актив халыкның фикере һәм тәкъдимнәре аркасында районда Ринат Фәрдиев исемендәге парк, Иске Зәйдә яр буе төзекләнде, күптән түгел генә «Энергетик» Мәдәният сарае каршында менә дигән мәйдан барлыкка килде, - ди шәһәрдәшебез Лидия Иванова.
Әлеге ачык тыңлаулар “Яшьләр паркы” проектын булдырып, тормышка ашыру буенча тагын бер адым булды.
Автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев