Зәй офыклары

Зәйлеләр “Әйдә, шаяРТ” фестиваленә кушылды

Театр да түгел, КВН да түгел...ТР Мәдәният һәм Яшьләр эшләре министрлыклары һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектын шулай дип атарга була. Дөресрәге, ул сәхнәдә, командаларның татарча шаяруы. Әлеге проектка зәйлеләр дә кушылды.

Районыбызның дүрт төбәгендәге мәдәният учреждениеләре аерым командалар оештырып, сәхнәдә шаяру белү буенча осталыкта ярышты. Әлеге 4 командага район китапханәчеләренең берләшкән командасы да өстәлде. Шулай итеп, “Фәнни Грелз”, “Кычыткан төнәтмәсе”, “Әкәмәт кәмит”, “Дүрт татарга дүрт хәтәр” һәм “Авыл кабартмалары” командалары жюри алдында чыгыш ясады.Шунысын да әйтик, командалар чыгышларын Казаннан килгән белгеч кулы астында кыска гына вакытта әзерләделәр.
Иң яхшы шаяртучылар булып Бигеш төбәге командасы (“Авыл кабартмалары”) танылды. Әлеге команда 27 майда Казанда осталыгын күрсәтәчәк. Шаяртучылардан чыгышларыннан   телевидение өчен махсус тапшыру әзерәү планлаштырыла.
Бу турыда тулырак “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: