Зәй офыклары

Зәйлеләр, зиратлар чистартудан читтә калмыйк

Санитар чистарту икеайлыгы кысаларында зәйлеләр бу атнада шәһәр-бистәнең өч зиратын чүп-чардан һәм корыган агачлардан арындырачак, тәртипкә китерәчәк.

Бу турыда шәһәр башкарма комитет җитәкчесе  Сергей Максимов аппарат киңәшмәсендә  хәбәр итеп, шәһәр-бистә халкын әлеге эшкә җаваплы карарга чакырды. Зиратлар - уртак йортыбыз, барыбыз да шунда барасы. Игелекле эштән беребез дә читтә калмыйк, зират биләмәләрен чистартып тәртипкә китерик, җәмәгать.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: