Зәй офыклары

Зәйлеләр “Зур этнографик диктант” язуда катнашты

Татарстанда Халыклар бердәмлеге көне алдыннан - 1 ноябрьдә "Зур этнографик диктант" Бөтенроссия акциясе узды.

Быел татарстанлылар барлык районнарда 100дән артык мәйданчыкта белемнәрен тикшереп карый алды. Әлеге акциядә зәйлеләр дә катнашты. Бездә ул шәһәрнең 7нче мәктәбендә оештырылды.
Диктант биремнәре утыз сораудан торды. Егерме сорау барысы өчен дә уртак булса, унысы федерациянең һәр субъекты өчен уникаль  итеп эшләнелгән. Диктантны язу өчен 45 минут вакыт  бирелде. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь йөз балл җыю мөмкинлеге каралган.
-Диктан язуда Зәйдә 56 кеше катнашты. Алар – укучылар, укытучылар, әти-әниләр. Диктант халыкның этнографик грамоталылыгын, аларның илдә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Ул этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә мөһим урын алып торган фән буларак этнографиягә игътибарны җәлеп итәчәк, - мәгариф идарәсе методисты Роза Рамазанова.
Россиянең уникальлеге - милләтләрнең күптөрлегендә. Безнең илдә 193 милләт вәкиле яши. Без тарих, гореф-гадәтләр, мәдәниятебезне ни дәрәҗәдә беләбез? Бу сорауларга җавап бирер өчен "Зур этнографик диктант" уздырыла да.
Этнографик диктант нәтиҗәләрен  miretno.ru сайтында 12 декабрьдә тикшереп булачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: