Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләр"Алга" һәм “Тимер”   батальоннарына кушыла

Хәзерге вакытта Зәйдән  “Алга” батальонында дүрт кеше хезмәт итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алга” һәм “Тимер” батальоннары төзү турында бурыч куйган иде. Хәзерге вакытта Зәйдән  “Алга” батальонында дүрт кеше хезмәт итә. Аларга хезмәт итү шартлары ошый, барысыннан кәнәгать,-ди хәрби комиссар урынбасары Рафис Гыймазов.

«Алга» һәм «Тимер» батальоннары тупланып беткәч кенә, егетләр хәрби әзерлек узарга китәләр. Бер айдан соң,  алар хәрби бурычларын үтәргә, шул исәптән, махсус хәрби операция зонасына юл тота.

Июль аенда район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин белән Зәй районының хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов әлеге егетләрнең хәлләрен белешеп кайттылар. Хезмәт итүчеләр арасында Аккурайд Уилз Руссиа” заводыннан, авыл җирлекләреннән киткән егетләр бар. Бу атнада янәдән дүрт егет контракт буенча хезмәткә китәргә җыена. Алар “Тимер” батальонында хезмәт итәчәкләр.

Егетләрне контракт буенча хезмәткә чакыру эше белән районның хәрби комиссары шәхсән үзе шөгыльләнә. Егетләр алты айга кыска вакытлы  контракт төзи. Аларның яше 50дән артмаска, ә сержантлар составы 55 яшькә кадәр булырга тиеш. Иң мөһиме - егетләрнең сау-сәламәт һәм хөкемгә тартылмаган булулары шарт.  Аларның бер ае - хәрби өйрәнүләрдә, бер ае чираттагы ялда үтәчәк. Калган дүрт аенда егетләр хәрби хезмәттә булачаклар. Аларга ай саен 60 мең сум хезмәт хакы түләнеп барыла, ә хәрби операцияләргә кергән очракта, хезмәт хакы 180 мең сум һәм аннан да күбрәк түләнә. Контракт төгәлләнгәч, егетләргә хәрби бәрелешләрдә катнашучы таныклары тапшырыла. Ә таныклык исә тиешле ташламалардан файдалану хокукы бирә.

Моннан тыш, бүгенге көндә контракт нигезендә махсус хезмәткә алынучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев