Зәй офыклары

Зәйлеләрдән башка узмаячак

Якшәмбе көнне - 23 июньдә Казанда милли бәйрәмебез – Сабантуй узачак.

Анда Зәй районы вәкилләре дә катнаша. Безнекеләр Төрекманстаннан Сабантуйга килгән кунакларны каршы алачак. Бәйрәмдә “Сандугач” балалар, “Җиләк”, “Баграж буйлары”, “Сәвәләй”, “Бишкәй”  керәшен фольклор  коллективлары катнашып, Сабантуй кунакларын керәшен халкының традицион мәдәнияте белән таныштырачак. Керәшен тирмәсе куелып,  анда керәшен халкының киемнәре, кулланылышта йөргән әйберләре, кул эшләре тәкъдим ителәчәк. “Җиләк” ансамбле  Тройсын бәйрәмен күрсәтергә әзерләнә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: