Зәй офыклары

Зәйлеләрдән битлек режимына җитди карау сорала

Зәйнең эпедимиологик вазгыять буенча оператив штабы утырышында районда санитар-эпидемиологик торышның шактый кискен булуы ассызыкланды.

Кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручыларның арта баруы күзәтелә. Шунысы бар, мәктәп укучылары арасында авыручылар кимүгә бара башлаган. Ә менә өлкәннәр арасында хәл катлаулы. Вируслы пневмония диагнозы районда бүгенге көндә 148 кешегә куелган. Белгечләр инфекция йоктырмауның иң мөһим чарасы итеп санитар таләпләрне үтәүне атый.
- Барлык район халкыннан битлек режимына җитди карау сорала. Кайда гына булсагыз да битлекләрегезне кияргә онытмагыз, антисептик препаратларны кулланыгыз, эш урыннарын дезинфекцияләп торыгыз, - дип басым ясый район башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Валерий Акатьев.
Өстәвенә кичә республика оператив штабы мәгълүматы буенча Зәй районында COVID – 19 диагнозы куелуның тагын бер очрагы раслану хәбәре булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: