Зәй офыклары

Зәйлеләрдән Көньяк Корея, Якын Көнчыгыш илләренә барудан тыелу сорала

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе "Казан" һәм "Бигеш" халыкара аэропортларында көчәйтелгән режимда санитар күзәтү алып бара. Идарә белгечләре татарстанлыларны Якын Көнчыгыш илләренә (Согуд Гарәбстаны, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә) һәм шулай ук Көньяк Кореяга барудан тыелып торырга чакыра. Бу әлеге илләрдә коронавирус йоктыручыларның арта баруы белән бәйле. Соңгы мәгълүматлар буенча, Көньяк Кореяда...

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе "Казан" һәм "Бигеш" халыкара аэропортларында көчәйтелгән режимда санитар күзәтү алып бара. Идарә белгечләре татарстанлыларны Якын Көнчыгыш илләренә (Согуд Гарәбстаны, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә) һәм шулай ук Көньяк Кореяга барудан тыелып торырга чакыра. Бу әлеге илләрдә коронавирус йоктыручыларның арта баруы белән бәйле. Соңгы мәгълүматлар буенча, Көньяк Кореяда 95 инфекция йоктыручы теркәлеп, 7 кешенең үлүе билгеле. Коронавирус Көньяк Кореяга Якын Көнчыгыш илләреннән күчкән дип исәпләнелә. Коронавирус инфекция тын юллары зарарлау белән бәйле кискен авыру булып тора. Шуңа да аэропортларда кешенең тән температурасын тикшерә торган дистанцион аппаратлар кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: