Зәй офыклары

Зәйлеләрдән металлурглар каласы халкы бихуш калды (фоторепортаж)

Сабантуй күптәннән республикабыз чикләрен узып, илебезнең татарлар яши торган төрле төбәкләренә кадәр барып җитте.

Зәйлеләр елның-елында читтәге милләттәшләребезгә халкыбызның матур бәйрәмен бүләк итеп, аңа үзенчәлек биреп  кайталар. Бу ялларда Зәй  районы делегациясе Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәре Сабантуеенда катнашты. Сигез дистәдән артык кешедән торган  делегацияне  район башлыгы Разиф Кәримов җитәкләде. Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Резедә Гомәрова, яшьләр һәм спорт идарәләре вәкилләре  җитәкчелегендәге районыбызның сәнгать һәм спорт осталары уңышлы чыгыш ясадылар.  «Азаль» вокал-хореография, Алабугадан «Кама таңнары»  хореография, районның фольклор коллективлары, гармунчылар ансамбле, үзешчәннәр чыгышлары бәйрәмгә милли төсмер һәм ямь  бирде. Шул рәвешле, зәйлеләрдән  металлурглар каласы халкы бихуш калды.

Бу турыда тулырак язма газетабызның алдагы санында урын ала чак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: