Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләргә элмә такталарындагы хаталар турында хәбәр итеп бүләкләр алырга мөмкин

Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстанда 1 февральдән татар телендә элмә такталарында һәм мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклау буенча конкурс уза.

Конкурста Татарстанның барлык халкы да катнаша ала. Катнашу өчен өч ысул бар:

- ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле" бүлегендә,

- “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасында;

- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына  хат җибәреп. Хатны iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420111, Казан, Карл Маркс урамы, 12нче йорт.

Беренче ике вариантта «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга һәм хата җибәрелгән объектның (элмә такталар, мәгълүмат табличкасы, топографик билгеләнеше, юл күрсәткече, торак йортларның аншлаглары) фотосурәтләре белән хәбәр җибәрергә кирәк.

Фотода Татарстанның нинди оешмасы икәнлеге күренергә тиеш. Шулай ук аның урнашу урынын да күрсәтергә кирәк.

2021 елның дүртенче кварталында ун җиңүче билгеләнәчәк һәм иң күп хаталарны ачыклаганнар бүләкләнәчәк.

Конкурс 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Фотода - бер Зәй кибетенең элмә тактасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев